ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН: Өч райондашыбызга “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе тапшырылды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының социаль - икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни - рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри  һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе белән бүләкләнделәр:

- Нурлыев Нургаян Гаян улы, Актаныш муниципаль районы  ветераннар оешмасыныңберенчел  ветераннар оешмалары белән эшләү комиссиясе рәисе;

- Сәетов Мирсәлим Мирсәет улы, Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины, Татар Ямалы авыл җирлеге депутаты;

- Кәрамов Айрат Сөнәгать улы, Актаныш муниципаль районы  Советы ветераны. 

Истәлек билгеләрен райондашларыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International