Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, күпъеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен “Актаныш үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясенең Такталачык табиблык амбулаториясе участок табиб –терапевты Минхуҗин Ленар Сәүбән улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен”медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Ленар Сәүбән улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.