Районга инвестицияләр җәлеп итүдә максатчан эшчәнлек алып барыла. Эре инвесторларны җәлеп итүнең матур үрнәге – Киров авылындагы Актаныш сөт комбинатының заманча, югары технологияләр белән эшчәнлек башлавы.
26 февраль көнне Марат Әхмәтов Актаныштагы эш сәфәрен Актаныш сөт комбинаты эшчәнлеге белән танышудан башлады. Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров белән берлектә, алар комбинатта булып, продукция җитештерү шатлары, аның мөмкинлекләре белән таныштылар.
Данлыклы Киров мае эшләү традицияләрен дәвам итеп, комбинат бүгенге көндә эшчәнлеген тиз темпларда җәелдерә – коры сөт ясала, май, югары сыйфатлы сөт продукцияләре халыкка тәкъдим ителә. Эремчек җитештерү линияләре тулы куәттә эшли.
Якын киләчәктә комбинатта югары сыйфатлы сырның берничә төрен ясау планлаштырыла, бу нисбәттән саллы инвестицияләр кертелгән.