Маллар сәламәт булсын һәм максималь табыш китерсен өчен азык чималын дөрес куллану зарур. Төрле азык төрләрен дөрес пропорцияләрдә катнаштыру югары азык кыйммәте булган рационны булдырырга мөмкинлек бирә, терлекне кирәкле барлык файдалы матдәләр белән тәэмин итә. Ә моның өчен мал алдына салынган азыкның ни дәрәҗәдә туклыклы икәнен төгәл белергә кирәк. Нәкъ менә шул сәбәпле терлек азыгына даими анализ ясау мәҗбүри. Бу - рационны исәпләү өчен мөһим алшарт булып тора.
Актанышта урнашкан ветеринария лабораториясе бу юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Аеруча соңгы елда белгечләр лаборатор тикшерүләр аша терлек азыгын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга ирешеп килә.
26 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ветеринария лабораториясенең матди-техник җиһазланышы, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров Марат Готыф улына савым күрсәткечләрен максимальләштерү, продуктив лактацияләр санын арттыру, азык базасы структурасын формалаштыру, терлек азыгын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, оптималь рацион булдыру юнәлешендә башкарылган эшләр буенча презентация тәкъдим итте.
Марат Әхмәтовка шулай ук лабораториядә булдырылган ясалма ашказаны эшчәнлеге, аның ярдәмендә башкарылган анализ нәтиҗәләре күрсәтелде. Ясалма ашказаны мал рационындагы терлек азыгын һәм биологик актив өстәлмәләрне микробиологик ферментацияләү динамикасын автомат режимда үлчәү мөмкинлеге бирә. Ясалма ашказаны аша ясалган анализ киләчәктә район хуҗалыкларындагы терлек тукланышында булган күп хаталарны кисәтергә ярдәм итәчәк. Инде бүген дә бу юнәлештә уңай динамика күзәтелә.
Гомумән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ветеринар лабораториянең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Лабораториядә башкарылган анализларның рентабельлекне арттыру максатында зур адым икәнен билгеләп үтте ул.