ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ: Актаныш район суды рәисе Гөлназ Нурымова журналистлар белән очрашты

2020 елның 28 феврале, җомга

Хакимиятнең бер тармагы булган суд системасы үсеше район тарихы, биредә яшәүчеләрнең эш-гамәлләре, аларның яшәү рәвешенә нык бәйле. Актаныш район судына хәзерге вакытта Нурымова Гөлназ Ринат кызы рәислек итә.

Бүген Гөлназ Ринат кызы районда эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүнең төп максаты - суд процессларының мөһимлеге  турында районда яшәүче халыкка җиткерү.

Хөкемдарлар тарафыннан ел саен йөзләгән җинаять һәм гражданлык эшләре карала.

- “Эх, белмәдек, белгән булсак...” - мондый сүзләрне суд вакытында еш ишетәбез. Сезнең белән тыгыз хезмәттәшлек булдырсак, журналистлар тарафыннан суд эчтәлеге турында язмалар эшләнсә, бәлки, белмичә закон бозулар булмас иде. Бүген судта бик күп төрле эшләр карала. Элек Җәмәгать судьялары карый торган алимент түләү турындагы эшләр хәзер безгә тапшырылды. Мошенниклык очраклары күп. Замана үзгәргән саен, эшләрнең эчтәлеге дә үзгәрә. Болар хакында район халкы сезнең аша белеп торсын, гыйбрәт алсын иде, - диде район суды рәисе Гөлназ Нурымова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International