Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерү максатында 28-29 февраль көннәрендә Актаныш районында өч спорт төрен берләштергән “Яшь армияче" ярышлары үтә. Спорт чарасында IX – XI сыйныфларда белем алучы егетләр катнаша.
Ике көн дәвам итәчәк ярышларның беренче көнендә X – XI сыйныф укучылары үзара көч сынашты. “Бүләк” чаңгы базасында старт бирелгән чарада 90нан артык егет чаңгыга басты.
Турникта тартылу һәм автоматны сүтеп-җыю ярышлары исә “Батыр” спорт сараенда дәвам итте.
Иртәгә шушы ук күнекмәләрне IX сыйныф укучылары башкарачак. Ахырда шәхси беренчелектә җиңү яулаучылар белән белән беррәттән җиңүче командалар да аталачак.