25 февраль кичендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш районының театр коллективлары театр фестиваленә йомгак ясады, быел да алар арасында җиңүчеләр билгеләнде.
Бу кичтә үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаучы драма коллективлары аерым аталды. Район үзәгендәге оешма-предприятие арасында барган “Гасыр авазы” театр фестивале дә үз җиңүчеләрен билгеләде.
Фестиваль сәхнәсенә Киров халык театры бу юлы да җиңүче титулында күтәрелде. Актаныш районында агымдагы елдан булдырылган күчмә кубокка ия булды алар. Быел 35 еллык юбилеен каршы алган Киров халык театры лаеклы төстә иреште әлеге җиңүгә. Афәрин!
Кировлылар тамашачы хозурына янә бер тапкыр “Җир белән күк арасы” драмасын тәкъдим итте. Халык театр коллективын басып алкышлады – моннан да югары бәя була аламы тамашачы тарафыннан?
Чын артистлардан ким уйнамаган үзешчәннәребезне район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте. Актаныш районында яшәп килүче театр коллективларына ул, әлеге сәнгать әсәренә карата мәхәббәт тәрбияләләүләре өчен, ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Актаныш театр фестиваленә йомгакны үзенчәлекле итеп ясауга иреште быел. Елата да, көлдерә дә торган театр район мәдәният йортының фойесыннан ук башланган иде. Коллективлар биредә үз сәхнә әсәрләренннән өзекләр тәкъдим итте, театрларның тарихы барланды.
Халык театрлары арасында икенче урынга урында Иске Сәфәр һәм Иске Кормаш театрлары ия булса, 3 урында - Пучы, Иске Байсар, Богады, Зөбәер халык театрлары.