Безнең кадетлар В.И. Вернадский исемендәге "Тикшеренүче" бөтенрәсәй конкурсы җиңүчеләре

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

22 нче февраль көнне Казанда В.И. Вернадский исемендәге 8-11 нче сыйныф укучылары арасында "Тикшеренүче" Бөтенрәсәй конкурсының төбәк этабы булып узды, анда Актаныш кадет интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Рәхмәтуллин Гомәр һәм Хәкимов Альберт, 11 нче сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ катнаштылар.

Рәхмәтуллин Гомәр һәм Хәкимов Альберт(фәнни җитәкчесе физика укытучысы Мисбахова Р.Р.) III урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

Айназ Фәрхетдинова (фәнни җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Муллахметова Е.Р.) "Филология" секциясендә чыгыш ясады һәм конкурста катнашу сертификаты алды.

Катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар, яңа ачышлар һәм уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International