Хакимият бинасында 27 февраль көнне үткән сишәмбе брифингы һәркем өчен гаять әһәмиятле темага багышланган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада катнашучылар Актаныш районында дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше хакында сөйләштеләр, аңа куелган таләпләрләрне ачыкладылар, брифингта бу юнәлештәге проблемалар да күтәрелде.
Соңгы елларда дәүләт телләре буенча канунның үтәлеше республика җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тора. Актаныш районында да дәүләт телен саклап калу буенча 2015 елны башкарма комитет карары белән расланган муниципаль программа нәтиҗәле эшләп килә.
Ләйсән Фоат кызы залда утыручыларны районның әлеге программага нигезләнеп алып барган эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә районның барлык норматив хокукый актлары (статуслы документлар – уставтан башлап, карар һәм боерыклар) ике телдә алып барыла. Шулай ук халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә дә, аларның кайсы телдә язылуына карап, шул телдә җавап бирелә. Ягъни дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше бу очракта 100 % дәрәҗәсендә, районның рәсми сайты эшчәнлеге дә таләпләргә туры килә.
Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре һ.б. ике телдә язылырга тиеш. Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республиканың шәһәр һәм районнарында элмә такталар бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган. Кызганычка каршы, Актаныш районында да бу юнәлештә шактый эшләр башкарасы бар.
Брифинг ахырында киләчәктә дә Актаныш районында дәүләт телләрен саклау, дөрес куллану юнәлешендә максатчан, нәтиҗәле, эзлекле эш алып барылачак дип искәртелде.