ҖИҢҮ ЯЗЫ ЯКЫНЛАШКАН МӘЛ: Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев: “Тыныч тормышның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк!”

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Актаныш авылында ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе – Тимер Фәрди улы  Фәрдиев. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул.

Зөбәер авылында туган райондашыбызның алты дистә елы Актаныш авылында үткән: Комсомол райкомында, партия райкомында эшләгән ул, хезмәт юлының шактый еллары төзү-монтаж идарәсе, районның газ оешмалары белән бәйле.

1925 елда туган Тимер Фәрди улы  2020 елда 95 яшьлек юбилеен каршы ала. Тормыш иптәше белән өч балага гомер биргән ветеран бүген ил-көннең иминлегенә, күкләрнең тынычлыгана шөкер кылып яши.

27 гыйнвар көнне Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып, хәл-әхвәлләрен белеште.

- Яшәеш зарланырлык түгел. Ни телисең, барысы да бар. Тыныч тормышның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк!- ди, аяусыз сугышны кичеп, туган туфракка әйләнеп кайту бәхетен татыган Тимер Фәрдиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International