Актанышның үзендә урнашкан оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында 1 март көнне кышкы спартакиада гөрләде. Ул ТАССРның –100, Бөек Җиңүнең – 75, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелды.
Актанышта узган спартакиада кысаларында 7 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
Районыбызның иң җитез егетләре һәм кызлары – Марат Мәрданов, Раил Сираев, Рузил Тимеров, Нәзилә Бәхтиева, Нәзлия Гобәева, Артур Рахматуллин, Илнар Ибнеев алтын билгеләрне һәм таныклыкларны район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алдылар.
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә, көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы районнарында урыны белән:
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..9.
Көндез максималь һава температурасы -1..+3.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Казанда юлларда көчле бозлавык көтелә.
Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде.
.jpg)
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
.jpg)
Быелгы "Йолдызлык" фестивалендә район буенча авыл мәктәбеннән меңнән артык бала үз сәләтен күрсәткән.
.jpg)
29 февраль көнне Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында авыл мәктәпләре арасында "Йолдызлык - 2020" республика фестиваленең район туры йомгаклавы үтте.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- юлларда бозлавык.
“Йолдызлык” фестивале, башка районнардан аермалы буларак, Актанышта аеруча киң колач белән оештырыла. Моның шулай булуы табигый! Җырга-моңга гашыйк халык яши Актанышта. Өйдә, гаиләдә җырлы-биюле, сәнгатьле мохитта туып-үсү саф күңелгә мәдәни орлык сала, инде аның шытымнары 2-3 яшьлек балаларның сәхнәдә тыпырдавыннан ук күренеп тора. Вакытында тирә-юньдәгеләрнең бу сәләтне күреп алуы, үстерүе генә кирәк.
"Йолдызлык" фестивалендә балалар бакчалары коллективлары
