ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшли. Авыл ипотекасының төп бурычы – авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә» телефоны ачылачак.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Хоккей буенча республика беренчелеге дәвам итә. 3 март көнне Актанышның “Лачын” боз спорт сараенда республика хоккей беренчелегендә җиңү өчен уйнаучы 2005 елгы егетләрнең иң көчле командалары  очрашты.

Актанышның “Лачын” һәм Биектауның “Биектау” командалары уены 3:1 белән “Лачын” файдасына тәмамланды. Алда актанышлыларны Казанның “Зелант”, Бөгелмә һәм Апас район командалары белән уеннар көтә.

Бүген “Нур” җәмгыяте  базасында хуҗалык рәисләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә үткән чарада хуҗалыкның материаль-техник базасы, ындыр табаклары, мал тораклары каралып, аларга бәя бирелде.

Бүгенге сишәмбе брифингында авыл кешесе өчен иң кирәкле темага сөйләшү узды. Бусагада яз, умарталар чыгарыр вакыт. Умартачыларга иң кирәкле мәгълүматларны Актаныш районында умартачылык буенча дәүләт инспекторы Рил Рафис улы Әхмәтҗанов җиткерде.

- Техник сәбәпләр аркасында чүп машинасының авылларга керми калган очраклары юк дәрәҗәсендә. Барысы да юлсызлыкка барып тоташа. Халык шуны аңласын иде, - ди Ирек Марат ул.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»   

Җирлекнең депутатлар составына әлеге вазыйфаны башкарачак  Галина Ибраһим кызы Имамованы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 

 

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале: урта мәктәпләр арасында  җиңүчеләр һәм лауреатлар – фотомизгелләр.

1 март көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде, ай дәвамында үткән ярышларның нәтиҗәләре кушылып, җиңүчеләр билгеләнде.

Җирлекләр арасында Киров командасы җиңү яулады. II урынны - Пучы, III урынны Уразай җирлекләре командалары алды.

Спартакиада спорт буенча иң көчле дип табылган мәгариф учреждениеләрен дә атады. Беренчелек спорт мәктәбе командасында. Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы - II, Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы III урында.

Оешма-предприятиеләр арасында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге хакимият командасына тиңнәр табылмады. Кече нефть компаниясе командасы икенче урынга ия булды. Өченче урында – үзәк хастаханәнең спортсөярләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International