Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә бәйле мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба–Закон), медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре белән җайга салына. РФ Хөкүмәтенең 04.02.2012 ел, № 1006 карары (алга таба-кагыйдәләр) белән "Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында" федераль закон кабул ителде.
Бүген, 4 март көнне, "Бердәм Россия"партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 55нче сәяси Советы утырышы үтте. чираттагы утырышы узды. Чарада партиянең сәяси советы әгъзалары, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлек сәркатипләре катнашты.
.jpg)
Гадәттәгечә, быел да язгы кыр эшләре башланыр алдыннан анда катнашачак техниканы тикшереп бәя бирү өчен республикада махсус комиссия булдырылды. Актаныш районы исә бу нисбәттән хуҗалыклар арасында бәйге игълан итте.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
4 март кичендә, төнлә һәм иртән 5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бүген “Туган як” музеенда ТАССРның Атказанган агрономы; Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, 30 елдан артык “Коммунизмга” колхозында баш агроном булып эшләгән Мөхәммәтнур Исламовны искә алу кичәсе узды.
.png)
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:
- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;
- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".
Кагыйдә 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
-Теләсә-кайсы җәмәгать урынында, транспортта ишек тоткаларына, акчаларга, оргтехникага кагылганнан соң, ашау һәм ашарга әзерләү алдыннан кулларыгызны юыгыз.
-Кул астыгызда су һәм сабын юк икән, дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
-Биткә һәм күзләргә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
-Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
Бүген Актанышта “XXI гасыр Кулибиннары” яшь уйлап табучылар XIII Республика олимпиадасының район туры үтә. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган бәйгедә Актаныш районы мәктәпләренең яшь кулибиннары катнаша. Чараның ачылышында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашып, ул укучыларның техник иҗат җимешләре белән якыннан танышты.
.jpg)
Хезмәт кешесенә булган хөрмәт хезмәтчәннәр тарафыннан да игътибарсыз калмаган: хуҗалыкка кадрлар кире кайта башлаган.
- Шул ук яңартылган ишек-тәрәзә генә дә күп нәрсәне хәл итәргә сәләтле. “Нур”да эшче кулларга хөрмәт дәрәҗәсе бик югары, - диде бу нисбәттән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов.
.jpg)
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси (ярдәмче) хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү буенча грант бирү өчен конкурс сайлап алуы башлануын игълан итә.