ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2020 ел
җомга

Бәйрәм залына чакырылган 170 хатын-кызга бер мизгелдә алсу роза чәчәкләре тапшыру бәйрәм чарасының иң матур мизгелләренә әверелде. Х.Заманов исемендәге кадет мәктәбе егетләре  кулыннан кабул итеп алынган чәчәкләр бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.

“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы «БИЗНЕС-ЛЕДИ 2020 " конкурсы башлану турында хәбәр итә. Конкурс республика тормышында эшлекле, социаль-актив хатын-кызның ролен арттыру, хатын-кызлар эшкуарлыгына игътибарны җәлеп итү һәм аның сыйфатын яхшырту, хатын-кызларның социаль һәм эшкуарлык инициативасын хуплау һәм стимуллаштыру, хатын-кызларның кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшлекле хатын-кызның уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру, хатын-кызларның кызыксынуларын берләштерү, хатын-кызларның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге уңай образын үстерү, аларга ярдәм итү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Тәүге тәбрик сүзләрен кадерле хатын-кызларга Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ирештерде.

Узган ел ахырында ук 25 форма-киңәшмәнең форматын җитди үзгәртү хакында сүз алып барды җитәкчелек. Инде гыйнвар ае анализының соңаруын да шушы яңалыкларга сылтап тордык. Ничектер бөтенләй яңача күз алдына китерелгән иде районның иң авыр, иң катлаулы җыелышы.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

6 мартка һава торышы.

Альберт Индәриф улы Мирзариф Мирзануровның күкрәгенә  Җиңүнең 75 еллыгы  уңаеннан булдырылган медальне беркетеп, намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен юллады:

- Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне  җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә, -диде ул.  

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ветеран хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән котлады. Бүген – 5 март көнне аскы Актанышта ветераннар йортында өлкәннәребез Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Тантаналы кичәдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, сөйкемле, гүзәл ханымнарыбызны язның тәүге бәйрәме белән котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш авылы төзелүгә 310 ел тулу уңаеннан да ветераннарыбызның куйган хезмәтләрен бәяләп, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде Энгель Нәвап улы. 

Март аеннан  Актаныш районында  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла башлады. Аны, беренчеләрдән булып бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган райондашыбыз – Күҗәкә авылында яшәүче Кифая Шәйхелмәрдән кызы Исламова  алды.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

16 марттан 27 мартка кадәр аралыкта  Татарстанда киң масштабтагы Бөтенроссия наркотикларга каршы “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” акциясенең беренче этабы старт ала.

Бүген хакимият бинасында, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, җирлек җитәкчеләре киңәшмәсе гамәлләштерелде. Чарада һәр җирлектә булган проблемалар күтәрелеп, алар уртага салып сөйләшенде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International