"ЙОЛДЫЗЛЫК" ЙОЛДЫЗЛАР БАРЛЫЙ: Сәләтне вакытында күрү, үстерү кирәк

2020 елның 29 феврале, шимбә

“Йолдызлык” фестивале, башка районнардан аермалы буларак, Актанышта аеруча киң колач белән оештырыла. Моның шулай булуы табигый! Җырга-моңга гашыйк халык яши Актанышта. Өйдә, гаиләдә җырлы-биюле, сәнгатьле мохитта туып-үсү саф күңелгә мәдәни орлык сала, инде аның шытымнары 2-3 яшьлек балаларның сәхнәдә тыпырдавыннан ук күренеп тора. Вакытында тирә-юньдәгеләрнең бу сәләтне күреп алуы, үстерүе генә кирәк.

Быелгы “Йолдызлык” фестивале өч көнгә бүлеп үткәрелә. 28 февральдә балалар бакчаларының яшь сәләтләре Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсен гөрләтте. Бүген 29 февральдә авыл мәктәпләре укучылары, иртәгә, 1 март көнне район үзәге мәктәп коллективларының иң яхшы чыгышлары район күләменә тәкъдим ителә.

“Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу туры гыйнвар аенда башланып китте. Февраль аенда зоналарда чыгышларны карап, жюри районда үтәчәк финал концертына яхшыларын сайлап алды. “Йолдызлык” хәрәкәтендә 2 меңнән артык бала катнашты. Балалар бакчалары буенча караганда, быел 600 яшь сәләтебез “Йолдызлык” сәхнәсенә күтәрелде.

- Быелгы фестиваль ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Актаныш авылы төзелүгә 310 ел уңаеннан оештырылды. Бүгенге концертта бик матур чыгышлар карадык. Аларның күбесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. Бакча балалары белән эшләү күмәк зур көч таләп итә. Бакчаларның педагогик коллективлары һәм ата-аналар, дәү әти- дәү әниләр! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!- диде җиңүчеләрне тәбрикләп, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.

Район үзәге балалар бакчалары буенча гомуми урыннар:

I урын- “Каенкай” балалар бакчасы, “Тылсым” мәктәп-бакча;

II урын- “Ромашка” һәм “Умырзая” балалар бакчалары;

III урын- “Кояшкай” һәм “Алтынчәч” балалар бакчалары.

Авыл балалар бакчалары арасында:

I урын- Пучы балалар бакчасы;

II урын- Яңа Әлем балалар бакчасы;

“ЙОЛДЫЗЛЫК-2020” фестиваленең махсус призына Киров һәм Байсар балалар бакчалары лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International