Актаныш районының профсоюз оешмасында 427 әгъза исәпләнә, бу гомуми хезмәткәрләр санының 82,5% ын тәшкил итә, алар арасында 72 кеше - 35 яшькә кадәрге яшьләр.
14 мартка һава торышы.
Киңәшмә барышында терлек мал-баш санын киметүче җирлекләр дә аерым аталып, алар район башлыгы тарафыннан тәнкыйть утында тотылды.
Февраль аенда шәхси секторлардан җыелган сөткә бәя район буенча уртача 21 сум 60тиен күләмендә билгеләнгән булган. Начар бәя түгел үзе. Әмма кайбер җирлекләрдә аның бу күрсәткечтән түбән булуы урынлы борчу тудыра.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә

Өч ел элек оешкан «Чишмә” агрофирмасы ныклы адымнар белән яңа технологияләр үзләштерә. Бу игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә ачык чагыла: нәтиҗәләр югары. Бүген көнлек савым 6 тонна тәшкил итә.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 24 форма-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагының февраль аена анализ ясалды. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров чыгыш ясады.
.png)
Әлеге мәртәбәле исем Имаметдин Низаметдин улына халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 15 декабрь 1992 ел карары нигезендә бирелә.
.jpg)
Төлкеләр проблемасы, шактый дәрәҗәдә кискенләшеп, җирлек башлыклары һәм хуҗалык рәисләре җыелган 24 форма-киңәшмә залына ук “килеп керде”, чөнки соңгы арада әлеге ерткычлар шәхси секторларга да, җәмгыятьләр дә зыян салган булып чыкты. Иң аянычы, кеше яшәгән тирәлеккә килгән төлкеләрдән алынган анализлар күрсәткәнчә, алардагы котыру чире расланган.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
13 мартта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
14 нче мартта төнлә республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил саклана.