Бүген Актанышта РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы оешмасының конференциясе булып узды. Конференциядә Башкарма комитет җитәкчесенең урныбасары Лиана Сираева катнашты.
Актаныш районы җирле үзидарә органнарында, муниципаль учреждениеләрдә һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә биш еллык профсоюз эшенә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Төп докладны Айгөл Галимҗанова тәкъдим итте.
Актаныш районының профсоюз оешмасында 427 әгъза исәпләнә, бу гомуми хезмәткәрләр санының 82,5% ын тәшкил итә, алар арасында 72 кеше - 35 яшькә кадәрге яшьләр.
Профсоюз оешмасы үз эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе - һәр хезмәткәрнең хезмәт хокукларын яклау һәм хезмәт, ял һәм сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыру, дип саный.
Бүгенге конференциядә катнашучылапр үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар. Чара социаль партнерларны һәм профсоюзда иҗтимагый эшчәнлек алып барган активларны бүләкләү белән тәмамланды.