12 март көнне район хуҗалыклары белән беррәттән шәхси секторлар да ай эчендәге терлек хәрәкәте анализланып, февраль аена йомгак ясалды.
Шәхси сектор март аена 11 496 баш мөгезле эре терлек белән аяк баскан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, саннар үсештә (+356 баш). Мал-баш санын күпләп арттыручы җирлекләрләр исемлеген Кәзкәй җитәкли, биредәге халык ел эчендә 108 баш терлек үрчетүгә ирешкән. Такталачык җирлегендә артым 71 башка тәңгәл, аешлыларда бу күрсәткеч 66ны, түкелеләрдә 50 башны тәшкил итә.
Гадәттәгечә, киңәшмә барышында терлек мал-баш санын киметүче җирлекләр дә аерым аталып, алар район башлыгы тарафыннан тәнкыйть утында тотылды.
Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы узган елда терлек мал-баш санының кимү сәбәбен маллар учетын дөресләүгә сылтап калдыра килде. Тик яңа елның икенче аенда да биредә терлек хәрәкәтендә уңай динамика шәйләнми. Узган елның шушы чорына карый, 60 баш терлекне юк иткәннәр җирлектә. Күҗәкә җирлеге гомер-гомергә мал үрчетү бәрабәренә үзенең матди ягын кайгыртып килде, соңгы елда нәрсә үзгәргән соң? Менә шунысы аңлашылмый. Юкса, мал тотам диючеләргән шартлар да, мөмкинлекләр дә җиртәрлек җирлектә.
Иске Айман җирлегендә дә, 33 баш мал саны кимүгә караганда, халык терлек асрау яклы кебек түгел тоела. Татар Ямалысы һәм Татар Суыксуы җирлекләре дә урынлы тәнкыйтьләнде 24 формада. Җирлек башлыклары алдына терлек мал-маш санын арттыру бурычы да җитди итеп куелды. Эш шаярудан узып бара, җәмәгать! Малны бетерү бик тиз һәм җайлы булса да, соңыннан бу кәсепне кире торгызу мөмкин булмаячак диярлек. Дәүләт шәхси секторда терлек торгызучыларга шул кадәр ярдәм бирергә әзер торганда, кайда, кайда, Актаныш районында терлек мал-баш санын бетерү килешә торган гамәл түгел!
Юк, өлкән яшьтәге әби-балайларга берәү дә мәҗбүриләп сыер асратырга җыенмый. Төп максат – шактый табышлы терлекчелек юнәлешенә яшьләрне күбрәк җәлеп итү.
Инде, югарыда телгә алынган җирлек башлыклары, мал үрчетү юнәлешендә үзегезнең эш тәҗрибәгез җитеп бетми икән, Кәзкәй, Аеш җирлекләрендә оештырылган хезмәт белән танышып кайтыгыз. Мәхтүмҗан Хөрмәев ике ай рәттән ат сынын үзендә саклап тота алуга ирешә икән, монда ниндидер могҗиза эзлисе юк, җиңне ныграк сызгану да җитә.
Бүгенге көндә шәхси хуҗалыклар аеруча сөтчелек юнәлешен үз итә. Район буенча шәхси секторларда 4 631 сыер малы исәпләнә. Ай эчендә Аеш, Актаныш, Иске Богады җирлекләре хисабына сөтбикәләрнең санын җидегә арттырганбыз. Калганнарда динамика юк.
Соңгы елларда район территориясендә кәҗә-сарык ише вак малның да күпләп кимүе күзәтелә. Әллә ни пошынмыйбыз да кебек бу уңайдан. Шулай да кайбер җирлекләр, мөгезле эре терлек асрауны сылтау итеп, вак малны бетерсә, Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Иске Байсар, Актаныш, Такталачык, Яңа Әлем җирлекләре сарык малыннан баш тартырга җыенмый. Уңган хуҗаның лапасына сыер сыйганнны, сарык белән кәҗәгә урын табылмый калмый анысы - теләк булса, эш карышмый.
Шулай да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, районда 1 555 баш сарык-кәҗә кимегән. Бу малкайларга тынгылык, әлеге дә баягы, эре мал киметкән Күҗәкә һәм Иске Айман җирлекләрендә юк. Ел эчендә Күҗәкә 516 баш сарык малын бетерсә, Иске Айманда бу күрсәткеч 227гә тәңгәл.
Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев хуҗа булды.