Өч ел элек оешкан «Чишмә” агрофирмасы ныклы адымнар белән яңа технологияләр үзләштерә. Бу игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә ачык чагыла: нәтиҗәләр югары. Бүген көнлек савым 6 тонна тәшкил итә.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 24 форма-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагының февраль аена анализ ясалды. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров чыгыш ясады.