Әлеге мәртәбәле исем Имаметдин Низаметдин улына халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 15 декабрь 1992 ел карары нигезендә бирелә.
И.Н. Белалетдинов Свердловск өлкәсе Каменск шәһәрендә дөньяга килә. 1952 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң ул Актаныш машина-трактор станциясенә эшкә җибәрелә. Совет Армиясенә алынганчыга кадәр механик булып хезмәт куя.
1958-1974 елларда Актаныш “Сельхозтехника” бүлекчәсендә гараж мөдире, инженер, баш инженер вазыйфаларын башкара. 1974-1994 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү техникасы белән тәэмин итүче берләшмәнең җитәкчесе булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялда булуына карамастан, аңа раойнның техник инвертарьлаштыру бюросын оештырырга тәкъдим ителә һәм ул бу вазыйфаны 1996 елга кадәр башкара.
Белалетдинов Имаметдин Низаметдин улы Хөкүмәтебез каршындагы тырыш хезмәтләре өчен Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. 1974 елда ТАССРның “Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, 1984 елда РСФСРның “Атказанган авыл хуҗалыгы инженеры” исеменә лаек була.
Актаныш районының икенче санлы Мактаулы гражданы 2015 елда вафат була.