РАЙОНДА ЯҢА КАЗА – ЯЗЫН ТӨЛКЕЛӘР АЗА: Актанышта төлкеләрнең котырган булуы расланып, карантин игълан ителде

2020 елның 13 марты, җомга

Быелгы кыш җылы килү сәбәпле,  “табигать саташты” дигән уй килә. Тик һава торышы гына түгел, тереклек дөньясы да куркыныч тудыра башлады. Моңа кадәр дә Актаныш районының әле теге, әле бу авылыннан урамда төлкеләр йөрүе хакында шомлы хәбәрләр килеп ирешә торды. Халык җыеннарында да бу сорауны күтәрми калмады җирлек халкы. Бүген исә төлкеләр проблемасы, шактый дәрәҗәдә кискенләшеп, җирлек башлыклары һәм хуҗалык рәисләре җыелган 24 форма-киңәшмә залына ук “килеп керде”, чөнки соңгы арада әлеге ерткычлар шәхси секторларга да, җәмгыятьләр дә зыян салган булып чыкты.

Иң аянычы, кеше яшәгән тирәлеккә килгән төлкеләрдән алынган анализлар күрсәткәнчә, алардагы котыру чире расланган.

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең игътибарын  җәлеп иткән хәлләрнең беренчесе Актанышның 57нче бистәсендә  март башында теркәлә. ПМК -9  территориясендә йөргән төлкене күрүчеләр җирлек башлыгына хәбәр сала. Урынга тиз арада ветеринар хезмәт вәкилләре дә чакырылып, оператив штаб төзелә. Төлкегә, чын мәгънәсендә ау ачыла. Шул арада 57нче бистәдә урнашкан Б.Уранче урамында яшәүчеләрдән дә  төлкенең ихаталарга кереп йөрүе хакында хәбәр килеп ирешә. Ерткычның 18 шәхси секторда булуы ачыклана. Вакытында кирәкле урынга хәбәр итү нәтиҗәсендә төлкене басуда аталар һәм тикшерүгә җибәрәләр. Анализ уңай нәтиҗә бирә: төлкедә, чыннан да, котыру чире табыла.

Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль районы  Актаныш авылының аерым территориясендә, ягъни  Б.Урманче урамында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган боерыкка нигезләнеп, карантин игълан ителә.

“Татарстан Республикасы Актаныш районының Актаныш авылы Б.Урманче  урамындагы шәхси хуҗалыклар территориясендә, терлекләр котыру авыруы күзәтелүе сәбәпле, карантин билгеләргә”, диелгән документта.

Указ нигезендә, бу территориядә йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны тиешле территориядән читкә чыгару һәм кыргый хайваннар аулау, авыру яки сәламәт булуына шик булган терлекләрне чалу, сату, авыру терлекләрнең сөтен башка терлекләргә эчертү тыела.Шулай ук клиник сәламәт терлекләрдән савылган сөтне зарарсызландырылмаган килеш ризыкка куллану һәм хайваннарга эчертү, әлеге торак пункт территориясеннән клиник сәламәт хайваннардан алынган һәм дезинфекция узмаган йон, тире чыгару тыела.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә терлекләрнең котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга кушылды. Тиешле чаралар башкарылган очракта, терлекләр котыру авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач, карантин гамәлдән чыгарылырга тиеш.

Сүз уңаеннан, бу урамдагы терлекләргә, шулай ук эт-мәчеләргә, көзге чорда котыруга каршы вакцинацияләр ясатылган булган.

Районда теркәлгән  икенче очрак  Татар Суыксуы җирлегендә килеп чыга. 15 февраль көнне шәхси секторга төлке керә. Күпмедер вакыттан соң ихатадагы бозауның төс-кыяфәтендә котыру билгеләре тоемлана башлый.  Анализлар тикшеренүгә җибәрелә, шөкер, малда котыру авыруы расланмый.

5 март көнне  “Актаныш” агрофирмасының Тыңламас бүлекчәсендә хезмәт куючылар үлгән төлкегә тап була. Котыру авыруына бирелгән анализлар уңай нәтиҗә бирә. Ветеринария хезмәткәрләре төлке тарафыннан турыдан-туры зыян күргән терлекләрне ачыкламый, өстәвенә, хуҗалыкта котыруга каршы профилактик чаралар күрелгән була.

Шулай да район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыровны бүген районның күп хуҗалыкларында көн күреп яткан эт-песиләр проблемасы урынлы борчый. Кайчандыр берән-сәрән  ияләштерелгән хайваннар бүген инде үрчеп, фермалар территориясендә тулы бер династия булып көн күрә. Менә шулар котыру авыруын турыдан-туры таратучылар булу белән куркыныч та инде. 24 форма-киңәшмәдә хуҗалык рәисләренә торакларны эт-песиләрдән  арындыру бурычы куелды.

Районның баш ветринар табибы Илнар Мирзахәниф әйтүе буенча, авылга килгән төлкене котырган дип бәя бирү дөрес түгел. Диагнозны бары тик лаборатория нәтиҗәсенә карап кына чыгарып була, дип аңлата ул. Төлкеләр ач булганда да, шәхси хуҗалыклар тирәсенә якынлаша башлый икән.

–Котыру чире белән авырган ерткычны тануы бик җиңел. Кыяфәтенә карап алу гына да җитә. Беренчедән аның авызы ачык, селәгәе агып тора, икенчедән ул үзенең нәрсә эшләгәнен белми: ни селкенсә, шуңа сикерә. Җирдә яткан ташны да кабып йотарга мөмкин: менә шундый бик каты агрессивка әйләнә, – дип аңлата белгеч.

Әгәр авыл кешесе котырган дигән шик уятучы төлкене күрә икән, кичекмәстән җирлек башлыгына хәбәр итәргә тиеш, дип аңлата Илнар Кадыров. Соңрак бу хәл турында урындагы ветеринария оешмаларына җиткереләчәк, ветеринария табиблары белән участок полициясе исә, төлкене табарга тиеш булачак. Сараегызга төлке кергән булса да, ветеринария берләшмәсен кисәтеп куюыгыз яхшырак. Мондый очракта, алар килеп, дезинфекция ясарга, печән-саламнарны бер кат эшкәртеп, чыгарып яндырырга тиеш була. Ә “печәнемне яндырып, харап итәр хәлем юк”, дип уйлау – бу очракта урынсыз һәм куркыныч. Котыру чире песи-этләргә генә түгел, сыерларга, сарыкларга хәтта атларга да йога. Шуңа күрә бу мәсьәләгә җитди каравыгыз сорала да инде.

Күзәтүләр күрсәткәнчә, авыл җирлекләрендә төлкеләрнең яратып ияләшкән урыны – ташландык каралты-кура, агач-куак баскан ихаталар. Шуларны чистартмый торып, төлкеләрдән дә арынып булмаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International