Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә багышланган өлешендә иң актуаль тема булып сөткә куелган бәяләр кала бирә. Кайсы җирлек халкы сыер малы тотудан сизелерлек файда күрә? Кемнәр сөтне район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә тапшырып, ярык тагарак янында кала? Бу сорауларга һәр 24 формада җаваплар бирелеп, бу юнәлештә халык мәнфәгатьләрен якларга омтылган җирлекләр атала.
Февраль аенда шәхси секторлардан җыелган сөткә бәя район буенча уртача 21 сум 60тиен күләмендә билгеләнгән булган. Начар бәя түгел үзе. Әмма кайбер җирлекләрдә аның бу күрсәткечтән түбән булуы урынлы борчу тудыра.
Чыннан да, райондагы шәхси секторларда сөткә түләүдә чуарлыклар шактый. Иң түбән бәяне Иске Кормаш, Иске Богады, Яңа Әлем, Актанышбаш, Актаныш җирлегендәге сыер хуҗалары ала - биредә бер литр сөт нибары 21сумга бәяләнгән. Түке, Татар Ямалысы, Чуракай, Уразай, Чалманарат, Иске Байсар җирлекләре дә сөтне очсызлатучылар исемлегендә – аларда бәя 21 сум 18 тиен белән 21 сум 30 тиен аралыгында “чайкала”.
Кызганычка каршы, Әтәс, Пучы, Татар Суыксуы, Күҗәкә, Иске Айман авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә сөт тапшырып, аның акчасына “бата алмый”. Аларның күрсәткече дә районныкыннан түбән – 21 сум 55 тиен. Февраль аенда сөткә түләү буенча лидерлар сафында Такталачык һәм Теләкәй җирлекләре. Аларда иң югары күрсәткеч саклана – 1 литр сөткә бәя 23сум итеп билгеләнгән. Аешта бу сумма 22 сум 75 тиенне тәшкил итсә, Югары Яхшый, Аккүз, Кәзкәй җирлекләрендә исәп-хисап 22 сум белән ясалган, Иске Сәфәрдә – 21 сум 90 тиен, Усы һәм Киров җирлекләрендә – 21сум 80 тиен. Аерманың күпме икәнен чамалар өчен кулга калькулятор алып торасы юк – бәяләр күз алдыгызда, җәмәгать!
Ни генә дисәк тә, шәхси секторлардагы сөт бәясе авыл экономикасының асылын тәшкил итә. Сөткә тотырыклы, иң мөһиме, халык канәгать булырлык бәя булдырмый торып, сыер малын саклап калу турында сүз алып бару урынсыз.