СЕР ИТЕП КЕНӘ: Район хуҗалыкларында эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала?

2020 елның 13 марты, җомга

24 форма-киңәшмә кысаларында 1 мартка хуҗалыклар буенча исәпләнгән хезмәт хаклары тәкъдим ителде. Район хуҗалыкларында уртача хезмәт хакының күләме 21 193 сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә хезмәткәрләренә иң күп хезмәт хакы түләгән хуҗалык – “Әнәк” агрофирмасы. Биредә аның күләме – 24 186 сум. “Нигез” хуҗалыгында уртача хезмәт хакы – 23 794 сум, “Таң”да – 23 685 сум, “Нур” хуҗалыгында 22 113 сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта, рәт хуҗалыкларда айлык хезмәт хакы уртача күрсәткечтән шактый түбән. Мисал өчен, “Эконом” үз хезмәткәрләренә айга уртача 15 723 сум түләсә, “Алга” җәмгыятендә бу сумма 15 882 сумны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International