АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВНЫҢ РАЙОН ХАЛКЫНА ВИДЕОМӨРӘҖӘГАТЕ
.png)
Коронавирус очрагы Актанышта теркәлгән очракта район үзәк хастаханәсе нинди режимда эшләячәк? Кирәкле барлык препаратлар да бармы? Табиблар әзерме? Саклану чаралары бармы? Хастаханәнең әзерлеге ничек?
Бүген – 29 март көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үзәк хастаханәдә булып, табиблар белән очрашты. Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе Кадрия Трегулова саклану чаралары, дәвалау мөмкинлекләре хакында сөйләделәр. Энгель Нәвап улы хастаханәнең йогышлы авырулар, реанимация, авырулар кабул итү, терапия бүлекләре эшчәнлеге белән дә танышты.
Райондагы хәлнең торышы, саклану, кисәтү чараларының үтәлеше, кичектергесез кертелгән махсус режимның үтәлеше белән танышып, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов аптекалар эшчәнлеге белән танышты.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә булып, халыкка тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты.
Татарстан белән Башкортстан арасын якынайткан боз кичүе ябылганга иде унбиш көн. Тик нигәдер җәяүлеләр елга аша чыгарга бер дә курыкмыйлар, кичү тыелган булса да, язгы боздан элдертәләр генә. Нәтиҗәдә кичә, 25нче март көнне олы яшьтәге хатын-кыз суга чума.
.png)
Татарстанның Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус авыруын йоктырудан саклау максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Актаныш авылында мондый яшьтәге өлкәннәрнең саны 5129. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче "Игелек үзәге" оешмасы хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөреп аларга аңлату эшләре алып бара.
.png)
Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел, №206 Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Райондашыбыз Шамил Миңнетдинов - үз исемен тимерче сандалында чүкеп булдырган хөрмәткә лаек шәхес. “Сельхозтехника” оешмасының (хәзерге МТС) алыштыргысыз тимерчесен бүген дә тирән ихтирам белән искә ала Актаныш. Үзе моннан җиде ел элек бакыйлыкка күчсә дә, алтын куллы дигән даны Шамил аганы әле дә күңелләрдә яшәтә.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште..jpg)
Өч дистә ел дәвамында “Тамыр” хуҗалыгының җитәкчелек дилбегәсе Ильяс Мирзяновның ныклы кулларында. Кайчандыр “Коммунизмга” дип аталган җәмгыять ул чорда коммунизмны күрә алды кебек. Бүгенге исеме дә хуҗалыкка бик төс булып тора. Еллар дәвамында риясыз хезмәт үз нәтиҗәләрен бирми калмаган, хуҗалыкның тамыры нык: амбарында – икмәге, торагында – малы, машина-трактор паркында – техникасы, икмәк чәчәргә – җирләре, җиң сызганып эшләргә хезмәткәрләре җитәрлек аның.
.jpg)