ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Актанышта үткән 24 форма-киңәшмәдә, гадәттәгечә, көн кадагында район хуҗалыкларында асралучы терлекләрнең мал-баш санын арттыру, мал үлемен киметү мәсьәләләре каралды. Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. 

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, июнь ае белән беррәттән,  агымдагы елның алты аена йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты, шул ук вакытта һава температурасы елның шушы чоры өчен уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып китә.

Шул ук вакытта, ачык җирлектә дә, биналарда да югары температура кешеләрнең, беренче чиратта өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына кулланучы шалтыратты, ул матурлык салоны хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдерә, анда аңа тырнакларына шеллак ясаганнар. 

“Коммунсервис-Актаныш” оешмасының баш инженеры Руслан Әхмәтшин җитәкчелегендәге тулы бер бригада 57нче бистәдәге су басымын төрле урамнарда тикшереп карады. Су кайчандыр тамчылап су җыйган шәхси хуҗалыкларга да юл яңартып ята.

Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере дә үз ишекләрен ачты. Беренче сменага алан 125 укучыны кабул итте. Нәкъ шул кадәр малай-кызны ял һәм сәламәтләндерү программалары белән колачларга ниятлиләр биредә. Алара арасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары да, башка мәктәпләрдән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда уңышка ирешкән балалар да бар.

  Бүген район хуҗалыклары белән беррәттән шәхси секторлар да печән, мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Бу чорда авылара юлларда техника агымы да сизелерлек көчәя – тынгысыз хәрәкәткә печән кипләре төягән кәрваннар килеп кушыла. Берсе артыннан берсе барган йөк төялгән тракторлар юл хәрәкәтен шактый кискенләштерә. Аеруча эңгер-меңгердә, явымлы вакытта аларны узып китү, я булмаса, тагылма техника артыннан тауга күтәрелү үз артыннан төзәтеп булмаслык фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Соңгы елларда Актаныш районында тракторлар, тагылма техника катнашында фаҗигаләрнең кеше гомерен өзүгә китергәннәре юк. Әмма ара-тирә хуҗалык техникасы җитди юл фаҗигаләренең сәбәпчесе була.

13 июль көнне  Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында унберенче сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырды.

Авыл халкына җәйге чорда берәр генә көн булса да ял итә аламы икән ул? Бу сорауга җавапны авылда яшәүчеләр үзләре әйтер. Һәр хәлдә, алар өчен кылны кырыкка ярыр чор җитте – халык  печән әзерләргә кереште. Авыл халкын сындырып сыный торган чор ул печән өсте.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бу юлдан машиналар хәрәкәте, яңа юл салыну сәбәпле, 14 июльдән ябыла. Басу юлы аша узу мөмкинлеге дә хәзер юк, чөнки Теләкәй күпере төзекләндерелә башлый.

Шулай итеп Актаныштан Пучыга Киров авылы яки Татар Суыксуы авылы аша барырга туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International