Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына кулланучы шалтыратты, ул матурлык салоны хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдерә, анда аңа тырнакларына шеллак ясаганнар. Күрсәтелгән хезмәттән соң бер атнадан шеллак куба башлады, дип зарлана. Бүлек хезмәткәрләре Россия Федерациясенең 07.02.1992 ел, №2300-1 Законы нигезендә консультация бирде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, кулланучы, башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрен ачыклаганда, кулланучы үз теләге белән башкаручыдан түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: башкарылган эшләрнең (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрен бетерү; башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен киметү; эшне кабаттан башкару (хезмәт күрсәтүне); үз көчләре белән яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшләрнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрне бетерүгә тотылган чыгымнарын түләтергә хокуклы.
Шул ук вакытта шеллакның сыйфаты нәрсәгә бәйле булуына да игътибар итәсе килә.
Shellac - гадәти лак һәм гельне берләштерә. Шеллакның чыдамлыгы уртача ике атна тәшкил итә, әмма еш кына ул 20-25 көнгә кадәр артырга мөмкин.
Технологияне саклаганда, пөхтә итеп төшергәндә, сыйфатлы материаллардан файдаланганда, бу вакыт эчендә ярыклар, кителүләр, катламнар барлыкка килергә тиеш түгел.
Шеллакның чыдамлыгына тискәре йогынты ясый торган төп сәбәпләргә түбәндәгеләр керә: гормональ фондагы үзгәрешләр һәм өзеклекләр (йөклелек, күрем, дару препаратларын кабул итү вакыты); баф белән тырнакның кератин катламы чистартылмау; маникюрны башкаруда начар база әзерлеге (кутикул, птеригий чистартылмау); майсызландыруны башкармау, дегидратация һәм дезинфекция үткәрмәү; һәр катламда ирекле кырыйның төшерелмәве (базаның, топның, өслекнең катламын төсле гель-лак белән тигезләмәү; артык калын салынган өслек һәм аның лампада начар полимерлаштыру; лампада киптергән вакытта гель-лакның артык калын булуы.
Бу кагыйдәләрне төгәл үтәп эшләнгән маникюр – аның матурлыгы белән озак вакытлар сокланырга мөмкинлек тудыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы