Актанышның “Бүләк” лагере үз ишекләрен яңа шартларда ачты

2020 елның 14 июле, сишәмбе

 Лагерьләрдәге күмәк ялларны көтә-көтә, балаларның ярты җәе үтеп китте. Алар әти-әниләре эштә вакытта фатирларда ятарга мәҗбүр, бәхетлерәкләре исә әби-бабайлары янына авылларга таралды.


Быелгы коронавируслы вәзгыятьтә җәйге лагерьләрне ачу әледән-әле кичектерелеп килде. Ниһаять, шушы көннәрдә Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләре эшли башлады. Бүгенге көндә аларның саны 79га җитте. Әгәр дә эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, быел җәйге лагерьләрдә 100 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытыр дип көтелә.


Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере дә үз ишекләрен ачты. Беренче сменага алан 125 укучыны кабул итте. Нәкъ шул кадәр малай-кызны ял һәм сәламәтләндерү программалары белән колачларга ниятлиләр биредә. Алара арасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары да, башка мәктәпләрдән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда уңышка ирешкән балалар да бар.


Үзебезнекеләргә генә түгел, биш ел дәвамында Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан иң алдынгы укучыларны бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барыла биредә. Бу сезонда да аланның эше шушы юнәлештә оештырлачак. Искәрмәләр исә икәү: беренчесе – ял итүчеләр арасында чит республикалардан, регионнардан килүчеләр юк, икенчесе – лагерь тулысынча ябык режимда эшләячәк.


Шул рәвешле коронавирус лагерь эшенә үз төзәтмәләрен кертә: ял озынлыгы 18 көн итеп билгеләнгән. Ябык режим игълан ителү сәбәпле, аланда тантаналы ачылыш-ябылышлар планлаштырылмаган, ата-аналар көне һәм башка массакүләм чаралар да булмаячак. Персонал да 18 көн дәвамында тулысынча лагерьдә кала. Саклык чараларын төгәл үтәү дә быелгы лагерь шартларының берсе: контактсыз термометрлар һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителеш, даими медицина күзәтүе шулар сафында. Балаларны кабул итү дә ачык һавада оештырылган иде, әти-әниләр контроль пункттан эчкә үткәрелми.


Быел да, гадәттәгечә, балалар өчен бик кызыклы программа тәкъдим ителә. Инглиз теле күнекмәләрен ныгытуга да игътибар югары - Америка һәм Норвегиядән килгән ике укытучы ял итүчеләргә дәрес күнекмәләре бирү белән генә чикләнми, аралашу процессы да алар ярдәмендә барачак. Укучылар, билгеле, “Бүләк” аланында ял итеп кенә калмаячак, киләсе уку елына белемнәрен арттыру белән дә шөгыльләнәчәк алар. Тәүге сменага әйдаман булып республиканың төрле педагогик белем бирүче уку йортларыннан алты студент чакырулы. Балалар белән смена дәвамында эшләячәк әйдаманнарга зур бурыч йөкләнгән: алар һәр яктан сәләтле, менә шушы сәләтләрен балаларга да “йоктырырга” тиеш алар.


Ничек кенә булмасын, лагерьдә беренче бурыч –балаларның иминлеген тәэмин итү. Бу максаттан “Бүләк”не Роспотребнадзор, МЧС, Сәламәтлек саклау һ.б. ведомстволар энә күзе аша үткәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International