Бүген Актанышта үткән 24 форма-киңәшмәдә, гадәттәгечә, көн кадагында район хуҗалыкларында асралучы терлекләрнең мал-баш санын арттыру, мал үлемен киметү мәсьәләләре каралды. Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. Бу өлкәдә кеше факторының мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата премияләренә ия булды.
Бу юлы алгарыш символы булган ат “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиевкә тапшырылды, нәтиҗәле хезмәткә хөрмәт буларак 30 000 күләмендәге премиягә дә ия булды башаклылар. Дамир Җәлилов җитәкләгән “Нигез” хуҗалыгы – икенче урында, җәмгыятькә 25 000 сум күләмендә премия бирелде. “Чишмә” агрофирмасы – алдынгылар пьедесталының өченче баскычында. Агрофирма 20 000 сум күләмендә премия белән хөрмәтләнде.