Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, июнь ае белән беррәттән, агымдагы елның алты аена йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды. Җирлекләрдәге терлекчелек, сөтчелек тармакларының торышы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышында ачык чагылыш тапты. Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы ат Актанышбаш җирлегенә юл алды. Аеш, Актаныш, Түке, Әтәс җирлекләрендәге бу юнәлештәге эшәчнлек тә мактауга лаек. Шул ук вакытта Уразай, Аккүз, Чуракай, Чалманарат, Иске Кормаш җирлекләрендә мал хәрәкәте сизелерлек аксый. Әлеге җирлекләр гомуми таблицаның кызыл зонасын били.