“Коммунсервис-Актаныш” оешмасының баш инженеры Руслан Әхмәтшин җитәкчелегендәге тулы бер бригада 57нче бистәдәге су басымын төрле урамнарда тикшереп карады. Су кайчандыр тамчылап су җыйган шәхси хуҗалыкларга да юл яңартып ята.
“Халык суны теләсә-ничек сарыф итмәсен иде. Бүгенге көндә өскә һәм аскы Актанышта яшәүчеләрнең ихтыяҗын бер тәүлеккә 1 500 кубометр су канәгатьләндерә. 57нче бистәдә бу күрсәткеч – 600-700 кубометр чамасы. Актанышбаштан сузылган трасса сусызлык проблемасын хәл итәргә тиеш дип уйлыйбыз”, - ди Руслан Әхмәтшин.
Йортлар хәзер су хисаплагычлары белән җиһазландырылган – аккан суның кадерен белә торган заманда яшибез анысы. Тик менә һаман да “су урлаучылар” булгалаштырып тора. Актанышта су өчен төп җаваплы оешма “Коммунсервис-Актаныш” мондый башбаштаклыкка юлны чикләячәк - тиздән бу нисбәттән рейдлар гамәлләштереләчәк. Суны законсыз файдаланучылар өчен штрафлар каралган. Без кисәттек!