Зөбәерлеләр печән өстен гореф-гадәтләрдән башлый

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Авыл халкына җәйге чорда берәр генә көн булса да ял итә аламы икән ул? Бу сорауга җавапны авылда яшәүчеләр үзләре әйтер. Һәр хәлдә, алар өчен кылны кырыкка ярыр чор җитте – халык  печән әзерләргә кереште. Авыл халкын сындырып сыный торган чор ул печән өсте.

Дөрес, хәзер элеккеге еллардагы кебек чалгы, тырма-сәнәк тотып печән әзерләүчеләр бик сирәк. Әмма печән чоры традициясен саклап яшәүче җирлекләр бар Актаныш районында. Сүзебез Зөбәер авылы халкы турында. Биредә ел саен печәнгә төшкән көнне тарих тузаны астында калган гореф-гадәтләр яңара.

Печәнчеләр бердәм булып печәнлеккә китүдән башланган көн төнгә кадәр сузыла. Халык, шобага салып, печән җире бүлә. Менә шушында “уйный” инде ул бәхет дигәннәре - шобага салынгач, үпкәләүче дә юк.

Бүленгән печән җирләренә тәүге техника кергәнен карап тору үзе бер бәйрәм. Кул чалгысы белән печән чапкан чакларны хәтердә яңарта торган мизгел шул бу. Һәркем,  явым-төшемгә киткәнче, печәнне исән-имин җыеп алырга, бәрәкәте белән мал алдына кайтарып салырга тырыша.

Беренче көнне печәнчеләр күз бәйләнгәч кенә кайта - аның каравы, олы эшкә нигез салынган! Күңелле башлангыч хәере белән тәмамлансын дигән теләктә калабыз! Армый-талмый эшләгез, ару белмәс зөбәерлеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International