13 июль көнне Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында унберенче сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырды. Район буенча 15 укучы - тарих фәненнән, 16сы физикадан сынау тотты.
Тарих һәм физика буенча имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 27 июльдән дә соңга калмыйча алачак.