15 март көнне муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендә “Саф“ хуҗалыгында узган зур гамәли сөйләшү дә эшчәнлеккә дөрес бәя куеп, агымдагы елга үзенчәлекле тактика сайлап, базар шартларына таянып һәр тармакның үсешен дөрес билгеләп үтү максатыннан оештырылды.
Узган шимбәдә яз кояшы да ныграк елмайды, җилләр дә тынып торды кебек. Әйтерсең, табигать тә хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Районның алдынгы хатын-кызлары өчен уздырылучы бәйрәм чарасында быел да гүзәл затларыбызга мәдхия җырланды, ихтирам-хөрмәт күрсәтелде.