10-14 октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә авыл командалары арасында өстәл теннис буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары узды. Анда Актанышның БЯСМ командасы яшь теннисчылары уңышлы чыгыш ясап, 3 урынны яулап кайтты.
Республикада яңа уңыш икмәгенә иң саллы өлешне, инде ничәнче ел рәттән сакланучы гадәт белән, Актаныш игенчеләре кертте. Район басу-кырларыннан алар 140 мең тонна ашлык җыйнап алдылар. Игенчеләрне Татарстан башкаласында хөрмәтләделәр.