11 октябрь көнне “Саф” ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы тармагында кышка әзерлек чараларын тикшерү максатында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан семинар оештырылды. Анда Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы баш белгечләре катнашты.
Җирнең уңдырышлылыгын киметмәү, булган кимчелекләрдән арына бару, бер үк хатаны алга таба да кабатламау максатларын күздә тотып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Гарипов “Саф” хуҗалыгы басу-кырлары мисалында агрономнарга фикерләрен ирештерде.
Урып-җыю барышында кырларда әле һаман да зур югалтуларга юл куела. Актаныш муниципаль районы Дәүләт техник күзәтү инспекциясе башлыгы И.Хәкимов үз чыгышында шуның сәбәпләренә җентекләп тукталды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлегенең игенчелек буенча консультанты Р.Мирзаһитов “Саф” хуҗалыгы мисалында амбарлардагы эшчәнлекне камилләштерү планын тәкъдим итте. Уңыш күләменә турыдан-туры бәйле орлыкларның сыйфаты, югары репродукциялелек мәсьәләләренә тукталды.
Механикалаштыру буенча идарә консультанты Н.Сәлимгәрәев җир эшкәртү агрегатларын төзекләндерүгә әһәмиятне арттыру, искеләренә вакыт һәм матди чыгымнар сарыф итми, яңа техникага күчү җаен карау, ягъни, турыдан-туры җир эшкәртү сферасы белән бәйле мәсьәләләр хакында сүз алып барды. Ремонт эшләре башланганнан алып, кайсы хуҗалыкларда ул ниндирәк хәрәкәттә икәнен таблица ярдәмендә аңлатты.
Яшь бозауларны тәрбияләү, аларның баш санын саклап калу – хуҗалыкларда борчу тудыра торган мәсьәләләрдән. “Саф” хуҗалыгында бу нисбәттән махсус утарлар булдырылган.
Бозау туганнан алып, аңа билгеләнгән азык күләме, үсешенә карап, аның арттырыла баруы, шушы чорда таләп ителгән витаминнар, һ.б. мәсьәләләр хакында районның баш мал табибы Х.Бәдертдинов сөйләде.
“Саф” хуҗалыгында зоотехник селекционер хезмәт күрсәтә башлаган. Бозауларның авырлыгы аның тарафыннан ай саен үлчәнелеп, теркәлеп бара.
Хуҗалыктагы һәр терлекче, савымчы, аларга беркетелгән терлек бөтен күрсәткечләре белән компьютерга кертелгән. Калган хуҗалыкларда да, әзерлек чараларын күреп, шушы үрнәккә кушылулары сорала.
Үгезләрне симертеп, җитештерелгән иттән акча кертү юнәлешендәге эшчәнлеккә анализ ясалып, “Саф” хуҗалыгы уңай бәяләнде.
Семинарга йомгак Сәфәр авылы мәдәният йортында ясалды.