Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасы Актаныш муниципаль районында 14 октябрь көнне узды. Башка еллардан аермалы буларак, тантана быел район мәдәният сараенда түгел, ә бәлки “Тургай” кафесында мул табыннар артында оештырылган иде. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган элекке район башлыгы, шушы елның 1 октябреннән ТР фән һәм мәгариф министры булып эшли башлаган Э.Фәттахов үз чыгышында район игенчеләре, терлекчеләренә рәхмәт хисләрен җиткерде: “Без бергә әйбәт эшләдек. Актаныш игенчеләре, Актаныш терлекчеләренең республикада лаеклы урыннары, дәрәҗәсе бар. Хезмәтне дөрес оештыру, механизаторларыбызның белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләү, системалы рәвештә хәрәкәт итү үзенең җимешләрен бирә. Кайчандыр районның 500ләп комбайны бар иде – әмма, урып-җыюда барыбер соңга кала, күп уңышны югалта, әрәм-шәрәм итә идек. Ә быел комбайннар саны 117, шуңа да карамастан, яңгырлар сезоны башланганчы, икмәкне җыеп алуны вакытында төгәлләдек. Мин сезнең белән горурланам”,- дип сөйләде Энгель Нәвап улы.

Актаныш муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Мисбах улы авыл хуҗалыгы тармагында көч куючы хезмәтчәннәрне бәйрәмнәре белән тәбрикләде. “Быелгы коры килгән елда да  сынатмыйча, республикада икмәкне иң күп җыеп алган, иң күп сөт җитештергән район булып торабыз. Быелгы ел республика күләмендә оештырылган зур семинарның бездә лаеклы дәрәҗәдә үтүе белән дә тарихка кереп калды. Киләчәктә дә бергә-бергә кулга кул тотынып, җиң сызганып эшләргә, югары үрләр яуларга язсын”,- дип теләкләрен җиткерде Ф.Камаев. Бәйрәм районыбыз хезмәт уңганнарын тәбрикләү, хөрмәтләү, бүләкләүләр белән, сәнгатькәрләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International