2020 елда укытучыларның хезмәт хакы 29 мең 700 сум тәшкил итәчәк. Әлеге саннарны 16 октябрь көнне ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф Комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов искәртте.
Уку-укыту системасының үсешендә укытучыларның әһәмияте зурдан булуын ассызыклады ул. 2012 елның IV кварталына аларның уртача хезмәт хакын 20 мең сумга, 2013 елда — 21 мең 100, 2015 елда — 23 мең 300 һәм 2020 елга 29 мең 700 сумга җиткерү планлаштырыла.