ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Корбан бәйрәме уңаеннан, 25 октябрьдә республикада, шул исәптән районда иртәнге намаз барлык мәчетләрдә дә 6.30 сәгатьтә укыла. 7.15  сәгатьтә коръән уку, 7.30 сәгатьтә вәгазь башлана, ә 8.00 сәгатьтә — бәйрәм намазы.

Бәйрәм уңаеннан, махсус корбан чалу урыны итеп, быел  Актанышта   9 нчы ПМК оешмасы ишегалды билгеләнде.  Корбан итеннән әзерләнгән ризыкларны исә  Актанышта 5 урында авыз итәргә мөмкин.

25 октябрьдә мөселман халкы Корбан бәйрәмен каршылый. Әлеге зур бәйрәм белән актанышлыларны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев котлады.
Бүген гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты; Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты җитәкчесе укучыларга «Татарстан Республикасы экономикасы: кичә, бүген, иртәгә» дигән темага  лекция укыды.
Алда Татарстан халкын 4 ял көне көтә.

Бүген Татарстан башкаласы “Казан ярминкәсе”ндә традицион Идел буе агросәнәгать форумы ачыла.  Әлеге чарада Актаныш муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре дә катнаша.


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүгеннән башлап, районыбызның 6 җирлегендә  КВН бәйгеләренең зона өлешләре башланып китә. Быелгы бәйгеләргә исемне дә гаять заманча куйганнар - “Анонс бирде резонанс” дип атала ул. Бүген бәйгеләр Кәзкәй авыл мәдәният йортында, 23 октябрьдә – Киров авылында узачак.

20-21 октябрь көннәрендә РФ Беренчелегенә узган хоккей ярышлары кысаларында “Лачын“ бозында Актаныш һәм Ижау хоккейчылары очрашты. Уеннар бик көчле булды, соңгы минутка кадәр кайсы як җиңәсе тәгаен билгеле түгел иде.

20
октябрь, 2012 ел
шимбә
20-21 октябрь көннәрендә РФ Беренчелегенә узган хоккей ярышлары кысаларында “Лачын“ бозында Актаныш һәм Ижау хоккейчылары очраша.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазлары Ф.Галимов һәм И.Имамов тәкъдиме белән, 19 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Актаныш һәм Сарман яшь шахматчыларының иптәшләрчә очрашулары узды.
26-27 октябрьдә Казанда татарча көрәш буенча ярышлар үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International