2012 елның 26-27 октябрендә “Ак барс” көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына XVII республикакүләм милли көрәш буенча ярышлар узачак. Бил алыш Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлана.
Бәйгедә авыл районнарыннан җыелма командалар катнаша. Ярыш 7 авырлык үлчәмендә (60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 кг-нан югары) узачак. Актаныш муниципаль районыннан Татарстанның атказанган спорт мастеры И.Әнвәров җитәкчелегендә 15 көрәшчедән гыйбарәт команда көч сынашачак.
26 октябрьдә бәйгенең тантаналы ачылышы һәм көрәшчеләрнең башлангыч очрашулары булачак. Ярымфинал һәм финал очрашулары 27се уза.