20-21 октябрь көннәрендә РФ Беренчелегенә узган хоккей ярышлары кысаларында “Лачын“ бозында Актаныш һәм Ижау хоккейчылары очрашты. Уеннар бик көчле булды, соңгы минутка кадәр кайсы як җиңәсе тәгаен билгеле түгел иде.
20 октябрь көнне бәйге кунакларның 2:5 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Уен нәтиҗәләре:
I период – 0:2, “Ижсталь” файдасына,
II период – 0:0,
III период – 2:3, “Ижсталь” файдасына.
Аның каравы икенче көне лачынлылар бар осталык-сәләтләрен күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре:
I период – 1:0, “Лачын” файдасына,
II период – 1:3, “Ижсталь” файдасына,
III период – 2:1, “Лачын” файдасына. Буллитлар белән, шул рәвешле, бәйгедә “Лачын” 5:4 исәбе белән җиңүче калды. РФ Беренчелегенә узучы хоккей ярышларының лачынлылар өчен алдагысы 27-28 октябрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Анда алар “Акбүре” командасы белән очраша.