Корбан ите – саваплы ризык

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

Корбан бәйрәме уңаеннан, 25 октябрьдә республикада, шул исәптән районда иртәнге намаз барлык мәчетләрдә дә 6.30 сәгатьтә укыла. 7.15  сәгатьтә коръән уку, 7.30 сәгатьтә вәгазь башлана, ә 8.00 сәгатьтә — бәйрәм намазы.

Бәйрәм уңаеннан, махсус корбан чалу урыны итеп, быел  Актанышта   9 нчы ПМК оешмасы ишегалды билгеләнде.  Корбан итеннән әзерләнгән ризыкларны исә  Актанышта 5 урында –  Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәбендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, гуманитар гимназия-интернатында һәм үзәк хастаханәдә авыз итәргә мөмкин булачак. Вакыты – 14.00 сәгатьтә.

Актанышның 1 нче мәктәбендә Ленин проспектының 1-4, 11-18, 28-32, 61а, 86, 90-91, Тынычлык проспектының 5-10, 19-23, 25, 3-36, 81 йортлары, Совет, М.Вахитов, Җиңүнең 50 еллыгы, Бүләк, Агыйдел, Лагерь урамнары;

Актанышның 2 нче мәктәбендә Ленин проспектының 37-38, 77-79, 79а,79б, 106, 106а, 117, 119, 125-126, 126а, Җиңүнең 30 еллыгы урамының 104, 104а, Төньяк урамының 103 нче йортлары, Татарстан, Г.Тукай, М.Җәлил, Көньяк, Мөхәммәтов (Юбилей), Б.Дәүләтов, Җиңүнең 30 еллыгы, Һ.Такташ, Төньяк, 1 нче Май, М.Ардуанов, Пионер, Гагарин, Комсомол, Ш.Усманов, Х.Туфан, Яшьләр, 8 Март, С.Сәйдәшев, Ә.Афзалова, Н.Баян, Подстанция, М.Мутин, Киров, Х.Заман, Көнбатыш урамнары;

Аскы Актаныштагы ветераннар йортында Үзәк, Индустрия, Колхоз, Комбинат, Тау асты, Дзержинский, Ветеринар, Мәктәп, Юл урамнары;

гуманитар гимназия-интернатта Урман, Тау өсте, Хезмәт, Механизаторлар, Бакча, Зәйнетдинов, Төзүчеләр, Аэропорт, Б.Урманче, Р.Ишморат, Г.Афзал, Химиклар, Энергетиклар, Мелиораторлар, Имәнлек, Сөембикә, Шатлык, Теплица, Чишмә, Яңа, Җиңүнең 65 еллыгы, Салих Хөснияров исемендәге урамнары гражданнары;

үзәк хастаханәдә исә шунда ятып дәваланучылар саваплы ризыктан авыз итә алалар.

Күңелләрегез иман нуры белән сихәтләнсен! Ашларыгыз тәмле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International