Корбан бәйрәме уңаеннан, 25 октябрьдә республикада, шул исәптән районда иртәнге намаз барлык мәчетләрдә дә 6.30 сәгатьтә укыла. 7.15 сәгатьтә коръән уку, 7.30 сәгатьтә вәгазь башлана, ә 8.00 сәгатьтә — бәйрәм намазы.
Бәйрәм уңаеннан, махсус корбан чалу урыны итеп, быел Актанышта 9 нчы ПМК оешмасы ишегалды билгеләнде. Корбан итеннән әзерләнгән ризыкларны исә Актанышта 5 урында – Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәбендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, гуманитар гимназия-интернатында һәм үзәк хастаханәдә авыз итәргә мөмкин булачак. Вакыты – 14.00 сәгатьтә.
Актанышның 1 нче мәктәбендә Ленин проспектының 1-4, 11-18, 28-32, 61а, 86, 90-91, Тынычлык проспектының 5-10, 19-23, 25, 3-36, 81 йортлары, Совет, М.Вахитов, Җиңүнең 50 еллыгы, Бүләк, Агыйдел, Лагерь урамнары;
Актанышның 2 нче мәктәбендә Ленин проспектының 37-38, 77-79, 79а,79б, 106, 106а, 117, 119, 125-126, 126а, Җиңүнең 30 еллыгы урамының 104, 104а, Төньяк урамының 103 нче йортлары, Татарстан, Г.Тукай, М.Җәлил, Көньяк, Мөхәммәтов (Юбилей), Б.Дәүләтов, Җиңүнең 30 еллыгы, Һ.Такташ, Төньяк, 1 нче Май, М.Ардуанов, Пионер, Гагарин, Комсомол, Ш.Усманов, Х.Туфан, Яшьләр, 8 Март, С.Сәйдәшев, Ә.Афзалова, Н.Баян, Подстанция, М.Мутин, Киров, Х.Заман, Көнбатыш урамнары;
Аскы Актаныштагы ветераннар йортында Үзәк, Индустрия, Колхоз, Комбинат, Тау асты, Дзержинский, Ветеринар, Мәктәп, Юл урамнары;
гуманитар гимназия-интернатта Урман, Тау өсте, Хезмәт, Механизаторлар, Бакча, Зәйнетдинов, Төзүчеләр, Аэропорт, Б.Урманче, Р.Ишморат, Г.Афзал, Химиклар, Энергетиклар, Мелиораторлар, Имәнлек, Сөембикә, Шатлык, Теплица, Чишмә, Яңа, Җиңүнең 65 еллыгы, Салих Хөснияров исемендәге урамнары гражданнары;
үзәк хастаханәдә исә шунда ятып дәваланучылар саваплы ризыктан авыз итә алалар.
Күңелләрегез иман нуры белән сихәтләнсен! Ашларыгыз тәмле булсын!