Алда Татарстан халкын 4 ял көне көтә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 25 октябрь – Корбан бәйрәме ял булачак. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне якшәмбегә туры килгәнгә, республика 5 ноябрь – дүшәмбе ял итәчәк. 6 ноябрьдә исә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, Татарстан халкы 25 октябрь һәм 4-6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән