Яшь шахматчыларның иптәшләрчә очрашуы

2012 елның 19 октябре, җомга

Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазлары Ф.Галимов һәм И.Имамов тәкъдиме белән, 19 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Актаныш һәм Сарман яшь шахматчыларының иптәшләрчә очрашулары узды. Төп максат – уенда җиңү түгел, ә бәлки, ике арада дуслык-хезмәттәшлек күпере салу булса да, әлбәттә инде, ярышларда отучы да, оттыручы да булу табигый. Уен нәтиҗәләре буенча, зур аерма белән Актаныш шахматчылары беренче калды. Җиңүчеләр район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Очрашуның алдагысы Сарманда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International