Авылның бар социаль ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк җәмәгать үзәге

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

Авылларда клублар төзү программасы нигезендә Актаныш муниципаль районының Кәзкәй җирлеге Тыңламас авылында бу 2012 елның апрель аеннан төзелеш эшләре башланган иде. Ниһаять, 14 октябрь көнне әлеге мәһабәт бина үз ишекләрен ачты. Әмма, гади генә клуб рәвешендә түгел, ә бәлки, бер түбә астына, өстәп, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын алган, авылның бар социаль ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп төзелгән объект буларак тәкъдим ителде ул. Подрядчы оешма – “Газстройсервис” ҖЧҖ җитәкчесе Р.Ярмиев сүзләренә караганда, төзелеш 560 кв.м тәшкил итә,  объектка программа нигезендә 9,8 млн. сум  акча күчкән. Авылга кергәндә үк матурлыгы, иркенлеге белән игътибарны җәлеп итүче бина үзенә дәшеп-чакырып тора кебек.

Җәмәгать үзәген ачу тантанасына ТР фән һәм мәгариф министры, Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины Э.Н.Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев, район хуҗалыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары килгән иде. Фаил Мисбах улы Татарстан Республикасы хөкүмәтенә авыл җирлекләрендә социаль объектлар төзү программалары өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Тыңламас кебек кечкенә авылларда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, ФАП кебек социаль объектларны төзекләндерү, саклап калу өчен программаларны бу рәвешле файдалану - зарурияттән килеп чыккан дөрес чишелеш. Авыл халкының бар проблемасы хәл ителә дигән сүз. Тыңламас – ул безнең районның атаклы нәфис сүз остасы М.Әһлетдиновны биргән җирлек. Авылның үз традицияләре бар, үз гореф-гадәтләре. Шуларны югалтмыйча, алга таба да саклап, матур итеп яшәгез,”- дип фикерләрен җиткерде һәм теләкләрен ирештерде ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы. 

Тыңламас авылында бүген 289 кеше яши, башлангыч мәктәптә 15 бала белем ала, бакчага 11 нәни йөри. Быел мәктәпкә 5 бала укырга кергән, киләсе елга да 4 укучы 1 сыйныфка барачак. Димәк, мәктәптә тормыш дәвам итә, ә мәктәбе булган, балалар бакчасында сабыйлар тавышы яңгыраган авылның исә киләчәге бар дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International