Өлкәннәргә — телефон

2012 елның 19 октябре, җомга
Районда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында игълан ителгән “Мәрхәмәтле телефон» республика акциясе тәмамланды. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ, тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыру мөмкинлеге булмаган районның 50 өлкәненә кәрәзле телефоннар таратылды. Безнең районда социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан  360 кешегә ярдәм күрсәтелә, шуларның 50сенең элемтә чаралары бөтенләй юк иде. Кичә Усы җирлегендә гомер кичерүче 6 өлкән кеше кәрәзле телефонлы булды. «Мәрхәмәтле телефон»нарны район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.Бариев, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Р.Закирҗанова, Усы җирлеге башлыгы З.Әхмәев, җирлекнең социаль хезмәткәрләре   тапшырды.

Тәзбилә әби Мосифуллинаның кулына кәрәзле телефон алгач, шатлыктан күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
-Бу могҗизаны үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Ялгыз кешене сөендергәнегез өчен Ходай сезгә уйламаган җирләрдән бәрәкәт бирсен, — дип, тизрәк үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерергә ашыкты ул.

Авыру ире  Гарифҗан абыйны тәрбияләүче Нәкыя апа Барсаева, урын өстендәге улы Марат һәм үзе дә ярдәм-тәрбиягә мохтаҗ Назыйма Шәйморатова, Фәния һәм Гомәр Маликовлар, Бикчәнтәй авылыннан Мөхтәрәмә Гәрәева, Хәния Авзаловалар һәммәсе әлеге элемтә чараларын рәхмәт укып алдылар. Сөенчләрен уртаклашып туя алмадылар, изге теләкләрен юлладылар.
Өлкәннәргә тапшырылачак кәрәзле телефоннарның барысы да хәйрия акчасына алынган.
Саннары зур итеп язылган, ачык төстәге дисплейлы телефоннарның 2нче номерлы төймәсенә басып, өлкәннәр бушлай ашыгыч ярдәм чакыра, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә, коткаручылар, участок табибы һәм социаль яклау бүлеге белән дә элемтәгә керә алачак. Телефон хуҗалары турындагы мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр ителә, бу исә шалтырату булган очракта, ул кешенең кайдан һәм кем булуын белеп, тиз арада ярдәм оештыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International