Терлекчелек – саннарда
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 31602 эре терлек асрала. Ел башыннан 1099 башка арткан ул. Үсеш– 4 процент. “Әнәк“ агрофирмасының Татарстан бүлекчәсендә ул 20, “Ташкын“ ҖЧҖдә– 13, “Чиялек“ ҖЧҖдә 12 процент. Шул ук вакытта “Саф“, “Алга“, “Таң“ ҖЧҖләрендә үсеш 1-2 процент кына тәшкил итә. Нур Баян исемендәге, “Янаул“ ҖЧҖләрендә, ниндидер сәбәпләр аркасында, ел башы белән чагыштырганда, мал саны кимүгә таба киткән. Гомумән, район буенча, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, эре мал саны 1400гә арткан. Район авыл хуҗалыгының 2012–2015 елларда үсеш программасы нигезендә, 2015 елга эре терлекләр санын 38 меңгә җиткерү ниятләнә. 3 ел вакыт эчендә аларның саны 6 меңгә артырга тиеш дигән сүз. Елга 2000 баш терлек туры килә ул. Гади арифметика нигезендә, бүгенгене исәпкә алып, 2015 ел ахырына аларның саны якынча 4,5–5 мең башка артыр, дип фаразлап була. Калган 1,5–1 мең эре малны булдыруда берәр могҗиза ярдәм итсә генә. Хәер, фермерларныкын да кушсак, саннар һәм ниятләр түгәрәкләнәчәк. Бәлки, шулай итәрбез дә әле…
Кем ничек булдыра ала
Ничек кенә булмасын, мал саны арткач продукция җитештерү дә югарыга үрмәләргә тиеш. Ел башыннан барлык керем 950 млн. сум тәшкил итә. Шуның 313 млн. сумга якыны игенчелек, 606 млн. сумнан артыгы терлекчелек тармагына туры килә.
Хуҗалыкларда агымдагы елның 9 аенда 34611 тонна сөт җитештерелгән, 1 сыерга 3211кг сөт савылган. Ә сатылган өлеше 30542 тонна, ягъни 1 сыерга 2836 кг тәшкил итә. Товарлылыгы 88 процент. Гади бер арифметик мәсьәләдәге сыман сорау туа: “Калган 375 килограмм сөт кая булган?“. Башка килгән тәүге җавап: “Бозаулар эчкән“. Хәер, дөреслеккә туры килсә яхшы да. Сөтчелек тармагында рентабельле эшләүче буларак “Наратлы“ (30,2%), “Актаныш“ агрофирмасы (29,5%), “Нигез“ (25,7%), “Ташкын“ (22,2%) ҖЧҖләрен атап китәргә була. Шул ук вакытта “Янаул“, “Нива“, “Нур“ ҖЧҖләрендә рентабельлелек 11-7 процент кына.
Ит җитештерүдә дөрес икътисади юнәлеш алып барган “Башак“ (22,4%). “Янаул“ (21,5%), Нур Баян исемендәге хуҗалыкларны (20,5%) телгә алырга була. Саннарда күренгәнчә, кемдер – сөт, кемдер ит белән алдыра, ягъни кайдан булдыра ала. Моны кеше факторына турыдан-туры бәйле, дип тә атарга мөмкин. Мисал өчен, “Ташкын“ ҖЧҖнең Ирек Хәйриев җитәкләгән Иске Байсар фермасында көнгә 13 килограмм сөт савалар (район буенча әлеге күрсәткеч 11 килограммга якын). Шул ук вакытта “Янаул“ ҖЧҖнең Асия Хәмидуллина җитәкләгән Тат.Суыксу фермасында әлеге уртача күрсәткеч 6,7 килограмм тәшкил итә. Сөт булмагач, аны сатып баеп булмый.
Сыерлар акча сорый
Терлекчелек тармагы инвестицияләрсез генә алгарышка бара алмый, ашаттың да– сөтен саудың түгел. Һәрбер тереклек кебек, игътибар таләп итә ул. Малларга тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирер өчен, мәсәлән, 25 меңгә якын шартлы сыер малына профилактик чаралар өчен елына 36 млн. сумга якын акча кирәк. Хуҗалыклар әлеге чыгым графасына катгый карый күрәсең, чөнки әлегә бар ихтыяҗның 16 проценты гына үтәлгән. Район буенча 1 сыерга 236 сум 86 тиен акча тотылган. Бездә авыл хуҗалыгы гади – сөт бирә икән– яхшы, авырып китсә– иткә…
Узган айда, “план“ рәвешендә янә 52 баш эре терлек җан тәслим кылган. Уртача авырлыклары 1 центнердан бераз артыграк яшь маллар ул. Елны тәмамларга калган 3 айда тагын шул ук күләмдә мал үлеменә юл куйсак узган елгы рекордны уздырырбыз, шәт. Соңгы 3 айда аларның саны 500гә якынлашты инде.
Хезмәт хакы
Ел башыннан эре мал саны – 4, сөт җитештерү – 7, ит җитештерү 1 процентка артканда хезмәт хакының да берникадәр артуы көтелгән гадәти хәл. Район буенча, узган ел белән чагыштырганда, 1 хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 14 процентка арткан. Иң югары хезмәт хакы “Әнәк“ агрофирмасында – 13825 сум. Узган елгыдан “Чишмә“ ҖЧҖдә– 21, “Саф“ ҖЧҖдә – 23, “Башак“ ҖЧҖдә сиздереп 25 процентка югары үрмәләгән ул. Әлеге саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды һәм аларның никадәр дөреслеккә туры килүе җитәкче-белгечләр намусында.
Р.Усманов, «Актаныш таңнары» газетасы.