Ярты гасыр иңгә-иң куеп, гомер юлын бергә узган парлар – алтын туйларын каршылаучыларны район күләмендә хөрмәтләү тантанасы Актаныш төбәгендә инде күптән күркәм традициягә әверелде. Июль–сентябрь айларында районыбызда гаилә коруларына 50 ел тулган 8 пар һәммәсе дә Актанышның тантаналар залында бәйрәмгә җыелдылар. Актаныштан Равилә һәм Дәниф Даяновлар, Апач авылыннан Рәйсә һәм Ринат Шәмсетдиновлар, Зөбәрҗәт һәм Шәйхеләгъзам Муллашәеховлар, Мерәстән Зәмзәмия һәм Фәнис Шәриповлар, Сәфәр авылыннан Әбәдия Гаязова һәм Рәсим Нурлыгаянов, Бүләктән Флүсә Рәхимова һәм Рәсим Гайнанов, Аештан Гүзәлия һәм Әскать Сөләймановлар, Яңа Әлем авылыннан Дәнфирә һәм Фәндүс Саматовларны балалары, оныклары, хезмәттәшләре, җирлек башлыклары котлады. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Г.Мөхәммәдиева һәр гаиләгә изге теләкләрен юллап, Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Бәйрәм озын гомерле күркәм парларның истәлек-хатирәләр яңартуы, тәбрик һәм балаларының рәхмәт сүзләре, районыбыз сәнгатькәрләренең чыгышлары белән үрелеп барып, бик җылы, матур төстә узды.