ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә булып, аның бүгенге тормышы, эшчәнлеге белән танышты, укучыларның белем дәрәҗәсе белән кызыксынды.

Актаныш муниципаль районының “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге директоры Алмазия Мәрданова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының унберенче утырышында катнашты. 

18 март көнне Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Бу - илебезнең сәяси һәм җәмгыяви тормышында мөһим вакыйга. 

Күҗәкә авылы китапханәсендә "Толстой - балаларга!" исеме астында кычкырып укулар көне үтте.

Актаныш авылы урамнарын кардан  чистарту эшләре дәвам итә. 

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре, Актаныш технология техникумының 1 курс студент кызлары белән берлектә,  “Хәят” клубы оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында паркларны, скверларны, мәйданнарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча шәхси теләкне белдерү мөмкинлеге бирә торган яңа опция барлыкка килде.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы балалар белән очрашты.

Бүген Киров төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында киңәшмә узды.

12  - 23 март аралыгында  республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция уза. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International