Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында паркларны, скверларны, мәйданнарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча шәхси теләкне белдерү мөмкинлеге бирә торган яңа опция барлыкка килде. Мондый инициатива Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.
Сайтның баш битендә “Открытый Татарстан” бүлегендә “Опросы жителей” өстәмә битендә теркәлгән кулланучылар 20 майга кадәр онлайн-режимда үзләре кирәк дип тапкан территорияне төзекләндерү өчен, тавыш бирә ала.
Нәтиҗәләргә анализ ясалачак, иң күп тавыш җыйган объектларны 2019 елгы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча республика программасына кертәчәкләр. Нәтиҗәләрне июньнең соңгы декадасында игълан итәчәкләр.
Инде хәзер үк сервиска якындагы биш елда - 2022 елга кадәр төзекләндерергә кирәк булган 216 объект исемлеге кертелгән.